
Урман тукталышы

Рамис Латыпов
Урман тукталышы
Тыктык-тык-тык-тык-тык…
Бераз гына тузан эленгән тәрәзә пыяласы артында баганалар, язгы кардан арынып барган урманнар йөгерә. Урманнар беткәннән соң, ниндидер иске станцияләр, ташландык авыллар башлана. Аннары инде агач күмеп китә язган ташландык басулар, аннары тагын урманнар… Әллә нидә бер генә ниндидер яңа корылмалар күренеп кала – кәрәзле телефон каланчасы, иске авылдагы капка төбенә килеп туктаган затлы машина…
Мәскәү пассажирларын Россия шәһәрләренең берсенә алып барган поезд вагоны шул урамдагы пейзаждан аерылмый да кебек – шундый ук иске, төксе һәм бертөрле, дип уйлады Илсөяр. Кешеләр дә тәрәз артындагы кебек: бер-икесенең генә йөзе шат. Барысы да төксе һәм хиссез. Кемнәр шат соң? Планшетына текәлгән егет кенә үзалдына елмаеп куя – комедия карый, күрәсең. Юл буе телефоныннан егете белән сөйләшеп барган кыз да елмаеп-елмаеп ала. Ә үзе берөзлексез егетен орыша: "Син тегене алам дидең дә – алмадың, монда алып барам дидең дә, бармадың. Әнә Настяның егете…” Шулай ризасыз кыяфәт белән егетен сүккәч, аны озаклап тыңлый. Егет мәхәббәт аңлата, гафу үтенә, күрәсең, кыз, тезенә атландырып утырган аягын селкә-селкә бик разый кыяфәт белән тыңлаганда, елмаеп-елмаеп ала.
Вампир, егетенең канын эчеп тәм таба, дип уйлады Илсөяр. Тагын кем шат? Оныклары белән барган әби, балаларының уйнаганнарына карап, кеткелдәп көлеп-көлеп куя. "Сүземне тыңламасагыз, әниегезгә әйтәм", – ди үзе, яратып карап. Вагонның иң түрге очында сөйләшеп кайткан 6 студент шат. Егетләр-кызлар шау-гөр киләләр. Аннары велосипедын читкә сөяп куйган бабай шат. Бабайның сөйләшер кешесе юк, ахыры: әле – бер, әле икенче кешегә килеп сүз ката, сөйләшмәкче була. Әмма шат бабайга төксе кешеләр җавап бирми дә диярлек. Караңгы караш булса да, бабай бирешми, хәтта шигъри юллар белән кәефне күтәрмәкче була. Вагонда рәт буйлап һәркемгә сүз катып бара иде, сары чәчле бер хатынның баласына кәнфит бирмәкче булгач, үзенең дә кәефен боздылар. Теге хатын аны бик ямьсез сүзләр белән орышты. Бу сүгүдән кечерәеп калган бабай үз урынына барып утырды. Әмма бирешмәде, бераздан тагын үз шөгыленә кереште. Илсөяргә дә килеп сүз катты.
– Чибәркәй, син үткән елларны санап барасыңмы тәрәзәдән? Елларны санарга кирәкми, аларның һәрберсе дә синең байлык, синең бәхетең. Әнә, ак каеннарга кара – болар синең ап-ак кышларың…
– Бабай, минем сөйләшергә кәефем юк, – диде кыз.
Бабай тагын нәрсәләрдер әйтеп маташты да теге оныклары белән мәш килгән әби янына китеп барды.
Тагын бер үзенчәлекле персонаж бар икән әле. Кулына бер баллон сыра тоткан исерек ир дә, бабай шикелле, сөйләшергә кеше эзләп йөри. Бәреп үтерәсе җан, дип уйлады Илсөяр. Бабайдан яңа гына котылган теге сары чәчле хатынга барып бәйләнде исерек. Тегесенең бабайдан калган ачуы да бетмәгән иде ахыры, аны, үзеннән дә катырак итеп сүгенеп, пыранлатып кына очырып җибәрде: "Мать твою так, сяк…" Ул арада сары чәчле бу хатынга шалтыраттылар, һәм аның тавышы шунда ук йомарланып яткан песинеке кебеккә әйләнде:
– Әйе, кадерлем, менә кайтып барабыз, безнең җиләгебезне дә алып кайтам. Әйе, бик сагындык сине, сагындык…
Гаҗәп, кеше шул арада ничек кәефен үзгәртә ала икән? дип уйлады Илсөяр. Ул бу хатыннан көнләшеп тә куйды. Әнә ничек ярата ул ирен, ничек матур сөйләшә. Ире дә аны яратадыр инде. Ә Илсөярне шулай яраталармы соң? Ә ул яратамы Вовкасын? Юктыр… Аңа андый матур сүзләр әйтмиләр бугай… "Тукта әле, нигә шундый тискәре уйлар белән барам соң? – дип үзен битәрләп алды Илсөяр шунда. – Яратасың бит инде син дә, Илсөяр. Яратмасаң, шушы поездга утырып чыгып китәр идеңмени әллә кайдагы урманнар эчендә хезмәт итеп яткан егетең янына…"
– Чибәркәй, әйдә, бергә сыйланабыз! – кисәк дәшкәннән Илсөяр дерт итеп сискәнеп китте. Теге исерек аның янында басып тора икән. Уйларына чумган Илсөяр, бер атна буе кырынмаган, перегар исләре аңкытып торган ирне күргәч, җирәнеп кенә:
– Бар кит әле моннан! – диде.
– Нигә син шундый нәфрәт белән карыйсың, чибәркәй?
– Чибәркәең өеңдә көтә! – диде Илсөяр.
– Бөтенесе дә шундый җитди! Ә тормыш күңелле ул, рәхәтен белеп яшәсәң! – салмыш ир вагон халкына акыл сатарга кереште. Бераздан хөкүмәтне сүгә башлады. Илсөяр тагы үз уйларына чумды. Күпме авырлыклар кичерде ул шушы егете белән йөрү өчен! Әнисенең көн-төн елаулары, әтисенең мораль укулары, өйдә бикләп тотулар, кирәкле әйберләрен алганда акча бирми тинтерәтүләр… Инде бергә булабыз дигәндә генә Вовкасын армиягә алдылар. Үч иткәндәй, тагын сузылды барысы да. Үзенә психологик басымның тагын дәвам итәчәген аңлап, күпме ялынды аңа Илсөяр: “Минем классташлар барысы да армиядән калды, син дә кал!” Юк, тегесе киресенә катты: “Мине көт, мин ватаныма хезмәт итәргә тиеш!” Әнисе, моны ишеткәч: “Шунда атып үтерсеннәр иде исерек Буфкыңны!” – дип теләде. Бу исерек ирне күргәч, әнисенең шул сүзләре искә төште. Нигә соң әле? Илсөяр, сиздермәскә тырышып кына, хөкүмәтне сүгеп торган иргә карап алды. Охшаганнар икән шул. Аның Вовкасы да шушы ир кебек үк спорт киеменнән йөрергә ярата, ул да шулай ук хөкүмәтне сүгә. Кара, хәтта сыра эчүләренә кадәр охшаш… Хәер, бер як халкын охшаш була дип әйтәләр бит, шуңа шулайдыр да инде… Бу якта шундыйрак кешеләр яши, күрәсең.
– Әйе, сөйгәнем!
Илсөяр, ирексездән, тагын ире белән сөйләшкән хатынга карады. Нигә юкка нервланып утыра соң әле ул? Илсөяр дә ире белән менә шулай яратып кына сөйләшер әле. Бөтен кеше көнләшер! Әнисе дә кичерер алар матур итеп яшәгәч…
Шулай уйлап кына бетерүе булды… абайламый да калды. Чиелдаган тавыш ишетелде, һәм ул үзенең очканын сизде. Бөтен вагон хатын-кыз чинаган, ирләр сүгенгән тавышлар белән тулды. Поезд кисәк туктау сәбәпле, алга карап утырып баручылар каршы утыргычтагыларга таба очты. Илсөяр дә идәнгә егылып төшеп, каршыда утырып барган егетнең аягына башын бәргән иде. Гафу сүзләре мыгырданган кызны егет күтәреп торгызды. Утыргычлар арасында басып кулларын болгап сөйләнеп барган ир дә гөрселдәп идәнгә ауган җиреннән тора алмый сүгенеп ята икән.
Нәрсә инде бу? Аварияме?
– Авария!
Кемдер нәрсәдер кычкыра. Кешеләр борыннарыннан аккан канны туктатырга тырыша, балалар, хатын-кызлар елаша. Андый-мондый зыян күрмәгәннәр, нәрсә булганын ачыкларга теләп, тәрәзәләргә сарылды.
“Нәрсә булды икән?” – дип, яшьләр вагоннан чыгып китте. Арттагы вагоннардагы кызыксынучылар да, алар вагоны аша үтеп, машинист ягына юнәлде.
Сорауларга җавап тиз табылды. Вагондагы динамикларда шыгырдаган тавыш ишетелде. Машинист, авыр сулап көрсенгәч, игълан итте:
– Хөрмәтле пассажирлар! Линиядә авария, электр чыбыгы өзелгән. Килеп чыккан уңайсыз хәл өчен гафу үтенәм. Ремонт бригадасы килеп җитеп, авария нәтиҗәләрен юкка чыгарганчы, безгә көтеп торырга туры киләчәк… Авыр тән җәрәхәтләре алучылар булса, беренче вагонга килеп хәбәр итүегезне сорыйм. Шулай ук пассажирлар арасында табиблар булса, алар да беренче вагонга килеп хәбәр итсен иде… Рәхмәт! Динамиклар авария режимында эшли, җылыны өзәргә туры киләчәк…
Кешеләр беркавым тын торды да гөж килде:
– Машинист – сапожник, утын төяп бара мәллә! Иплерәк туктап булмыймы?
– Күрмәгәндер инде, ул гаеплемени?
– Кем өзгән линияне? Террористлар түгел микән?
– Террористла-а-ар… Әни, мин куркам! – төрлечә акырынган, сүгенгән кешеләрнең тавышларын басып, чәрелдәп, бер бала елый башлады.
Бу ыгы-зыгы күпме дәвам итәр иде һәм нәрсә белән тәмамланыр иде – билгесез. Бөтен кешеләрнең тавышын басып, теге Җирән Сакал сәрхүшнең тавышы яңгырады:
– Бер минут тынлык! Мине тыңлагыз!
Нәрсә булды икән дип, әсәренеп, иргә карадылар. Ул вагонның түренә баскан иде. Тагын кулын күтәреп кычкырды:
– Игътибар! Монда карагыз! Игълан!
Билгесезлектән нишләргә белмәгән кешеләр өчен бу белдерү суда батучыга салам кебек тоелды булса кирәк, бар да сәрхүш иргә текәлделәр.
– Әйе, сөйлә, тыңлыйбыз! – дип кычкырды яшьләр.
– Әйдә, улым, әйт әле! – диде бер әби.
Бу нәрсә белә икән, дигән шик йөгереп узды Илсөярнең күңеленнән, әмма ул да ирнең ниндидер кирәкле әйбер әйтәчәген көтә иде.
Ир сузмады.
– Хөрмәтле пассажирлар! Дуслар! Безнең поезд авариягә юлыкты! Гадәттән тыш хәл! Мондый очракта төрле хәлләр булуы бар. Шуңа күрә безгә бергә һәм бердәм булырга кирәк! Безгә вагон өчен җаваплы кеше табарга кирәк! Мин үземне тәкъдим итәм!
Вагон, гөжләп, ирнең сүзләренә ризасызлык белдерде.
– Юньле сүз әйтә дип торам тагын, – дип сукранды әби.
– Мин монда иң баш кеше! – диде сәрхүш.
– Мин – Владимир Данилович! Мин вагонның “старшие”!
– Абзый, син монда максимум тамбур директоры була аласың! – дип көлеште яшьләр.
– Әйдә, дәвам ит, кызык сөйлисең! – диде кайберәүләр.
Сакалбай аларга нәфрәтле караш ташлады да дәвам итте:
– Мондый чакта кем дә булса җаваплылыкны үз өстенә алырга тиеш! Сез курыксагыз, аны мин эшлим!
– Дөрес! – дип кычкырды таяклы бабай.
Яшьләргә Җирән Сакалның мондый кыланмышы кызык түгел иде бугай, алар аңа бүтән игътибар итмәде.
– Вагонда ярдәм кирәк булган кеше бармы? – дип сорады Җирән Сакал.
– Монда килегез әле! – дип кычкырдылар вагонның урта тирәсеннән. Барысының да игътибары шул якка юнәлде. Сакалбай та шунда китте. “Нишләгән ул?”, “Нәрсә булган?” – дип сораша башлады барысы да. Өелешкән кешеләр арасыннан Җирән Сакал күренде. Ул кулына бер үсмер кызны күтәргән иде:
– Хөрмәтле пассажирлар! Тынычлыкны саклавыгызны сорыйм! Авария вакытында каза күргән пассажир табиблар кулына тапшырылачак! Ишекне ачып җибәрсәгез иде!
– Үзем барам, үзем! – теге таяклы бабай аның янына теркелдәде. Кулына кызны күтәргән Җирән Сакал, бабай һәм ул кызның әнисеме, апасымы чыгып киттеләр.
Кешеләр: “Ни булган?” – дип сораштыра торгач, шул кыз янында утырып баручылар әйтеп тә бирде – поезд кисәк туктагач, ул кыз алдагы утыргычка борыны белән бәрелгән һәм аңын югалткан икән.
“Менә бит, мәрхәмәтле кешеләр дә бар!” – дип мактап калды Җирән Сакалны вагондагылар.
…Вагон суына башлады. Көннәр ул кадәр салкын да түгел иде шикелле, гадәти кыш ае. Әллә улап искән җил үзенекен итә – тиз арада вагонның җылысы бетеп тә китте. Пассажирлар киемнәренә урана, төренә башладылар. Барысы да гасабилана иде. Күпме торасы билгесез, телефоннар исә бөтенләй тотмый…
Билгесезлек һәм салкынлык кешеләргә төрлечә тәэсир итә икән. Вагонда утыручылар кыбырсый, хөкүмәтне сүгә башладылар. Берничәсе беренче вагонга барып әйләнеп тә кайтты. Әмма бернинди өметле сүз ишеттермәделәр. Электр чыбыгы өзелгән икән. Көтәсе.
Башта тыныч гына утырган кешеләр берзаман торып йөри башлады. Әмма йөргәнгә карап та мәгънә юк. Шуңа күрә аягүрә басканнан соң, киерелгәләп, аякларны язып алалар да тагын барып утыралар.
Ә тәрәзәләргә акрын гына боза ката…
Алдагы утыргычтагы яшьләр исә дулый башлады. Алар башта вагон эчендә генә котырышты, бераздан соң тамбурга чыгып акырыштылар. Аннары шунда тарта башладылар. Шушы гына җитмәгән иде, дип уйлады Илсөяр, тамбурдан тәмәке исе сузылып кергәч. Яшьләр вагон буйлап узганда бер хатын тәмәке тартуларына шелтә дә белдереп караган иде, әмма ишетте үзе дә! Яшь кенә кыз агулы пычрак сүзләрен өеп китеп барды – “ахмак” та икән ул хатын, “колхозник” та, дөньяның бер бәхетсезе дә икән…
– Без кайда тартырга тиеш? – дип кычкырды икенче кыз, күзенең агын әйләндереп.
– Тартмагыз, түзеп торып булмыймыни? – диде бер әби, теге хатынны яклап.
– Нигә без түзәргә тиеш? Бар, машинистка әйт!
– Апасы, сиңа ни ошамый? – дип килеп җитте кызның егете. Теге хатынның да, әбинең дә сүз көрәштерәсе килмәде. Алар, үзалларына мыгырданып, дәшми калдылар, яшьләр киткәч, бер-берсенә зарланыштылар.
– Кара инде мондагы ирләрне, берсе-бер дәшми, – диде телефон тотканда ире белән сөйләшеп барган Сары Чәч.
Ул арада яшьләр тагын нәрсә өчендер бәхәсләшә башлады. Кызларның берсе тамбурга чыгарга теләми икән. Шуңа егете аңа вагон тәрәзәсен ачарга алынды.
– Ачмагыз, болай да салкын! – дип кычкырды Сары Чәч. Илсөярнең дә кушыласы килгән иде дә, телен тешләп калды. Боларга әйттең ни дә, әйтмәдең ни – исерекләр бит инде, барыбер ачачаклар. Телең генә әрәм була, әле үзең әллә нинди кабәхәт сүзләр ишетәсең…
Конец ознакомительного фрагмента.
Текст предоставлен ООО «Литрес».
Прочитайте эту книгу целиком, купив полную легальную версию на Литрес.
Безопасно оплатить книгу можно банковской картой Visa, MasterCard, Maestro, со счета мобильного телефона, с платежного терминала, в салоне МТС или Связной, через PayPal, WebMoney, Яндекс.Деньги, QIWI Кошелек, бонусными картами или другим удобным Вам способом.
Приобретайте полный текст книги у нашего партнера: